Home Пресса о нас“Туйга кәләш кара күлмәк кигән…”
“Туйга кәләш кара күлмәк кигән…”

“Туйга кәләш кара күлмәк кигән…”

Немец халкы электән үзенең гыйлемлеге, төгәллеге белән аерылып торган. Беренче немецлар Россия шәһәрләренә XVII гасыр урталарыннан күченә. Россиягә күченү Екатерина II вакытында көчәя.

Татарстанга беренче немецлар 1558-1583 еллар тирәсендә килә башлый. Алар илгә, республикага гыйлем алып килә. Немецларның данлыклы Карл Фукслары гына да ни тора!
Бөек Ватан сугышы елларында аларны Идел буе территориясеннән Казахстанга, Урал, Алтай якларына сөрәләр. Бу күченү вакытында әлеге халыкның өчтән бер өлеше һәлак була.

Хәзерге вакытта “Татарстан немецлары автономиясе” оешмасы бар. Якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Балаларына милли мәдәниятен, телен тапшырып калдырырга тырыша алар.

Шундый актив кешеләрнең берсе Марта Галицкая белән Казанда немецларның ничек яшәве хакында аралаштык.
– Үзегез турында бераз сөйләгез әле, Марта. Кайдан сез? Әби-бабаларыгыз Татарстанга ничек килеп эләккән?
– Миңа 36 яшь, гаиләм, өч балам бар. Әнием рус милләтеннән, тумышы белән Казан кызы. Әтием исә Казанга Урыссудан укырга килгән булган. Әлеге бистә депортацияләнгән Россия немецлары тарафыннан төзелгән. Немецларны анда ГРЭС төзергә җибәргән булалар. Төзүчеләр арасында әбием – Марта да була.
Әбием Украинада, немецлар колониясендә дөньяга килгән. Немецлар Идел буенда гына түгел, Украинада да бик күп яшәгән. Гаиләләрендә немец телендә сөйләшкәннәр. Күршеләре дә немец булган. Дүртенче сыйныфка кадәр мәктәптә немецча гына укыган. Аннан әбигә украина, соңрак рус телен өйрәнергә туры килгән. Әбием Уфада педагогика университетын тәмамлый. Минем белән әдәби немец телендә сөйләшә иде. Мин дә аның юлыннан киттем, укытучылык һөнәрен сайладым. Әтием яртылаш немец, яртылаш яһүд. Ул мәктәптә немец телен укыган.

– Германиядә, Австриядә булганыгыз бармы? Андагы немецлар белән Россиядәге, Татарстандагы немецлар менталитеты нык аерыламы?
– Германиядә күп тапкырлар булганым бар. Австриядә дә. Германиядә укучылар алмашы программасы буенча барган идем, чөнки немец телен тирәнтен өйрәтә торган мәктәптә укыдым. Студент вакытта күп конкурсларда җиңеп, Германиягә барганым булды. Ә 2008-2010 елларда Регенсбург шәһәрендә укыдым.
Менталитет әлбәттә нык аерыла. Икесе ике төрле халык шикелле. Әлбәттә Россиядәге немецлар үз традицияләрен саклый, әмма күрше милләтләрнең гореф-гадәтләрен сеңдергәннәр. Германиядә дә үсеш сизелә. Ягъни берничә гасыр дәвамында алар бер-берсеннән аерылып үскән. Мисалга, 6 декабрь көнне Германиядә Изге Николай көнендә Николай, ә Раштуага, нинди җирдә булуларына карап, Вайнахтсман (Санта Клаус кебек) яисә Кнехт Рупрехт Кристкинд килә. Россия немецларында исә Кристкинд кына бар. Тәрҗемә итсәк, бу Гайсә пәйгамбәрнең кечкенә варианты. Ризыкларда да аерымлыклар күрергә мөмкин. Россия немецларында традицион Ривель кухен дигән пирог бар. Ә Германия немецлары андый ризыкны белми.

– Немецлар бик төгәл халык дип санала. Россиядә яши-яши бу гадәт юкка чыгамы?
– Немецлар төгәллекне бик ярата. Әмма бу сыйфат миңа күчмәгән. Шулай да төгәллек аларга хас бердәнбер сыйфат түгел. Немецларда педантлык, әйберләргә бик кискен карау, белем алуга омтылыш та.

– Берәүгә дә сер түгел, үз вакытында Казанда Германиядән килгән танылган профессорлар, галимнәр яшәгән. Ялгышмасам, Казанда беренче машина йөртүче дә немец булган. Хәзерге заман балалары үзләренең тарихын, танылган шәхесләрен беләме? Аның белән горурланамы?
– Без онытыла башлаган галимнәрнең исемнәрен дә яңартырга тырышабыз. Мисал өчен, Ветеринария академиясендә укыткан, Россиядә дә яхшы таныш булган Карл Больгә (1899-1959) багышланган чарада булдык. Аның каберенә чәчәкләр салдык.

Казан федераль университеты музеенда да немец профессорларына багышланган бик күп әйберләр бар. Без немец галимнәренә багышланган экскурсияләрдә булдык. Әлбәттә, бу безгә бик кадерле әйберләр.

– Нинди йолаларыгыз, гореф-гадәтләрегез сакланып калган?
– Совет чорына туры килү сәбәпле, йолалар югалган. Телебезне сакларга тырышабыз. Әмма немецларга хас сыйфатларны беребез дә югалтмадык.
Әбием кул эшләре белән шөгыльләнә, чигә, челтәр бәйли иде. Кул эшләре белән шөгыльләнү дә немец халкына хас әйбер.

Раштуаны без православлар кебек түгел, ә декабрь аенда, нәкъ немецларча бәйрәм итә идек. Берсендә Пасхада әбиебез оныклары өчен бакчасында йомырка эзләү уены оештырды. Бу шулай ук традицион уен дип санала.
Бәхеткә, безнең “Немецлар йорты”нда гореф-гадәтләребезне өйрәнер өчен мөмкинлекләр бар. Бездә әдәби басмалар, пособиеләр басыла.

– Немецларда туйлар ничек уза?
– Россия немецлары арасында аерылып торган традицияләр юк диярлек. Ә менә Германиягә баргач миңа традицион немец туенда булырга туры килде. Анда бездәге кебек банкетлар оештырмыйлар. Пикник ясыйлар, күршеләрне, якыннарны чакыралар. Күп итеп иске савыт-саба, хәтта иске унитазларга кадәр алып киләләр һәм “бәхеткә” дип шул савытларны ваталар.

Россиядә Немец яшьләре арасында кәләш өчен такыя ясау традициясе булган. Ул такыяне яшь парларның кровате өстенә элеп куйганнар һәм гомер буе саклаганнар. Шулай ук Библиядән өзек яисә халык әйтеме язылган әйберләр бирә торган булганнар. Гадәттә аны чигеп эшләгәннәр.
Ә егет кеше кызга тәкъдим ясарга теләсә, кыз кешенең өй алдында май агачы калдыра торган булган. Моның өчен агачның аскы өлешенә боҗра кигезеп, тасмалар белән бизәгән.

Туйга кәләшләр кара күлмәк кигән. Ак күлмәкләр соңрак кына барлыкка килгән.
Моннан тыш, киемгә карап, кызның кияүдәме-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин булган. Алъяпкыч уң якка бәйләнгән икән, кыз кияүдә, сул яктан булса – ирекле, ә арткы якка булса, ире үлгән дигәнне аңлаткан.

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан